news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Гуров яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар яшьләр көнүзәге, яшь буында патриотизм тәрбияләү һәм яшүсмерләр өчен эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен үстерү мәсьәләләрен карады. Шулай ук яшьләрнең ялын оештыру, җәмәгать урыны, парк һәм сквер булдыру, спорт мәйданчыгы һәм башка заманча инфраструктура мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Гуров эш сәфәре белән килгән беренче төбәк булды. Казанда бу көннәрдә «Беренчеләр хәрәкәте» остазларының беренче слеты уза, анда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм бөтен республикадан башка белгечләр катнаша.

2022 елның җәендә яшьләр хәрәкәтен оештыру турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100