news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Гойта Татарстан белән Мали хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләште

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиягә рәсми сәфәр белән килгән Мали Республикасы күчеш чоры Президенты Ассими Гойта белән очрашты. Ассими Гойта Казанга килгәнче Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм Африка илләре белән элемтәләрне үстерүнең әһәмиятен ассызыклады:

«Татарстанга сәфәр барышында сез республикабызның мөмкинлекләре, аның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннан таныша алачаксыз. Без исә сезнең сәфәр кызыклы һәм нәтиҗәле булсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Африка тотрыклы икътисади үсеш күрсәтә, ә Мали – күп юнәлешләр буенча перспективалы партнер, дип өстәде Миңнеханов.

Ул машина төзелеше һәм җитештерү өлкәсендәге мөмкинлекләрне аерым билгеләп үтте. Африка базарында Татарстан продукциясенә, шул исәптән «Ми» серияле вертолетларга һәм «КАМАЗ» йөк машиналарына
карата кызыксыну югары, диде ул.

«Мали белән эшләү өчен машина төзелеше, эшкәртү җитештерүләре, авыл хуҗалыгы һәм инновацион тармак өлкәсендә яхшы перспективалар бар, дип саныйбыз», - диде Татарстан Рәисе.

Хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – «Ядран» компаниясе Малида аффинаж заводы төзиячәк.

Шулай ук Миңнеханов Мали делегациясен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумына чакырды.

Ассими Гойта Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Мали Республикасы Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлеш тота, дип ассызыклады ул.

«Сезнең республика – Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Ул зур икътисади потенциалга ия. Без «КАМАЗ» һәм Татарстанның башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Бу юнәлештә эш башлап җибәрелде – «Ядран» компаниясе Малида аффинаж заводы төзиячәк. Башка уртак проектларны да үстерергә кирәк», - дип белдерде Ассими Гойта.

Очрашу Татарстан университетларында белем алучы Мали студентлары белән аралашу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot