Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм «Газпром-Медиа» генераль директоры хезмәттәшлек турында килешү имзалады
XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Хезмәттәшлек Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм милли тәңгәллеген чагылдыра торган оригиналь һәм адаптацияләнгән аудиовизуаль контент булдыруга һәм аны таратуга юнәлтеләчәк.
Моннан тыш, документ татар милли контентын «Газпром-Медиа» экосистемасына керүче цифрлы платформа һәм сервисларда урнаштыруны, шулай ук кино, сериаллар, документалистика, анимация, музыкаль һәм белем бирү форматлары өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашыруны күздә тота.
- XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньдә Санкт-Петербургта башланып китте. Ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз