news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Гадәттән тыш хәлләр министры су-мотор ярышлары буенча чемпионат ачты

Миңнеханов һәм Гадәттән тыш хәлләр министры су-мотор ярышлары буенча чемпионат ачты
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Казанда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе командалары арасында су-мотор ярышлары буенча XV Бөтенроссия чемпионатын ачты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанга Александр Куренков эш визиты белән килде. Ул турнирда катнашучыларның көн саен су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче чын коткаручылар булуын билгеләп үтте. «Чемпионатны уздыру безнең хезмәткәрләргә тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри осталыкларын камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә», — дип белдерде федераль Гадәттән тыш хәлләр министры.

«Бу чемпионатны кабул итү безнең республика өчен зур дәрәҗә. Без катнашучылар өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Ярышлар иң югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Сезгә уңышлы чыгыш ясарга телим», – диде Татарстан Президенты.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында бу ярышларга бәя бирде: «Командалар югары хәрби әзерлекле булуларын һәм чыдамлылыгын лаеклы күрсәтте. Көн саен безнең кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче коткаручыларыбызга рәхмәт».

news_right_1
news_right_2
news_bot