Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Фурсенко РФ һәм КХР техник югары уку йортлары форумы күргәзмәсен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко Казанда узучы Россия һәм Кытай техник университетлары форумы кысаларында оештырылган Россия һәм Кытай югары уку йортларының фәнни-техник казанышлары күргәзмәсен карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югары белем бирүдә Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республиканың 47 югары уку йортында 156 мең студент белем ала. Төп техник юнәлешләр булып авиа- һәм ракета төзелеше, IT, химия һәм нефть технологияләре, энергетика, төзелеш һәм архитектура тора.
Шул ук вакытта төбәктә фән белән 126 оешма һәм 16 меңнән артык галим шөгыльләнә. Алар табигый, техник, медицина, авыл хуҗалыгы, гуманитар һәм социаль тармакларда тикшеренүләр алып бара, дип санап үтте ул.
Форум кысаларында оештырылган экспозициядә алдынгы пилотсыз авиация системалары, кече габаритлы турбиналы двигательләр, квант технологияләре, шулай ук РФ һәм КХР университетлары сәнәгатендә ясалма фәһем куллану мисаллары тәкъдим ителгән.
Форумда Россия ягын 20 төбәктән килгән югары уку йортлары, Кытай ягын 21 провинциядән килгән университетлар тәкъдим итә.
Форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең 15 еллыгына багышланган һәм 22-25 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында уза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз