news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Фальков югары белем бирү өлкәсендә багланышлар турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Фальков югары белем бирү өлкәсендә багланышлар турында фикер алышты
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда әңгәмәдәшләр төбәк дәрәҗәсендәге югары белем бирү системасында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Аерым алганда, сүз ил төбәкләре фәнни-технологик үсешенең милли рейтингы турында барды. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан анда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны алды.

Моннан тыш, башка актуаль темалар да күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot