news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Фальков КФУ Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасын карады

Миңнеханов һәм Фальков КФУ Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасын карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Казан федераль университеты Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасында булдылар. Аларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Алсу Әхмәтшина озата йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның Югары бизнес мәктәбенә 2000 елда нигез салына һәм бүген ул Россиядә бизнес-белем бирүдә әйдәп баручы үзәкләренең берсе, шулай ук идарәче кадрларны әзерләү буенча Татарстанның төп мәйданчыгы булып тора. Эшләгән елларында ул 2324 белгеч әзерләгән, алар арасында предприятие, оешма һәм хакимият органнары җитәкчеләре дә бар. Хәзерге вакытта биредә Россия, Кытай, Оман, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән 480 студент белем ала.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Яңа бина Казанның Яруллин урамында урнашкан. Ул Административ бүлмәләрне, уку аудиторияләрен, тренинг үзәкләрен, компьютер сыйныфларын, китапханә, архив һәм конференц-залны үз эченә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot