news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Фәйзуллин төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда төзелеш өлкәсендәге федераль һәм республика проектларын Татарстанда гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Искәртеп үтәбез, 3 декабрьдә Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов төзелеш линиясе буенча республика программалары 97 процентка үтәлүен хәбәр итте. 2022 елга илкүләм проектлар һәм төзелеш линиясендәге дәүләт программалары буенча планлаштырылган эшләр 94 процентка башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot