news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Фәйзуллин төзелеш өлкәсендә яңа илкүләм проект турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Фәйзуллин төзелеш өлкәсендә яңа илкүләм проект турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Ил Президенты карары белән мин «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясен җитәклим. Владимир Владимировичның (Путин) тормыш сыйфатын яхшырту турындагы йөкләмәсен ничек гамәлгә ашырачагыбыз турында фикер алыштык», - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Алар яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында сөйләште. Ул шәһәрләрдә һәм кече торак пунктларда тормыш сыйфатын яхшыртуга, кирәкле инфраструктура төзүгә юнәлдерелгән.

Яңа илкүләм проект Россиядә торак фондын яңартуга, шулай ук торакны җан башына уртача 33 «квадрат»ка җиткерүне максат итеп куя. Мондый күрсәткечләргә 2030 елга ирешү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot