news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү планы турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Очрашуның төп темаларының берсе коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча төбәк программасын формалаштыру булды. Бу хакта «Татмедиа»ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева сөйләде.

Шулай ук алар Татарстандагы төзелеш комплексын үстерүнең башка мәсьәләләрен һәм аның федераль программалар белән ярдәм чараларында катнашуын да карады.

Узган ел республикада 3,1 млн кв метр торак файдалануга тапшырылган, ә 2023 елның беренче аенда күрсәткеч 502 мең кв метрга җиткән. Биредә федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Быел «Стимул» программасы буенча җиде объект гамәлгә ашырылачак, ә «Чиста су» проекты буенча - ике, «Иделне савыктыру» буенча Казанда чистарту корылмалары комплексы төзү планлаштырыла.

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын камилләштерү эше дәвам итә. Бу уңайдан Фәйзуллин һәм Миңнеханов коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең төбәк программасын формалаштыру турында сөйләште. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе кысаларында төзелә.

Моннан тыш, Россиянең яңа төбәкләре территориясендә торак һәм инфраструктураны торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде. Шулай итеп, Татарстан бу эштә актив катнаша һәм Луганск Халык Республикасы шәһәрләрен торгызуда шефлык итә.

Шуннан соң Татарстан Рәисе «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ объектларын үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты. Хәзерге вакытта авиация сәнәгатенең тугыз объектында реконструкция үткәрелә. Татарстанда ул «Туполев» ГАҖ филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына кагылды.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы проектларны төзү бәясенең үзгәрүенә бәйле мәсьәләләрне карау өчен Тәкъдимнәр әзерләү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100