Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Дитрих Россия төбәкләренә Казан заводыннан 10 вертолет тапшырды
Бүген башкалада Казан вертолет заводы җитештергән 10 Ми-8МТВ-1 вертолетын Россия төбәкләренә тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» генераль директоры Евгений Дитрих катнашты.
«Бүген чираттагы 10 Ми-8 вертолеты файдалануга тапшырыла, ел ахырына кадәр тагын 23 транспорт әзер булачак», - диде Миңнеханов.
Ул әйткәнчә, Ми-8 - иң массакүләм, универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе, ул киң спектрлы бурычларны үтәү өчен кулланыла.
«Безнең илне вертолетларсыз күз алдына китерүе кыен. Завод ил өчен стратегик әһәмияткә ия», - диде Миңнеханов.
Дәүләт программасы кысаларында соңгы ике елда илнең төрле төбәкләренә Казанда эшләнгән 50 машина китерелде, дип өстәде ул.
Татарстан Рәисе шулай ук ассызыклаганча, соңгы елларда болай да дөньякүләм дәрәҗәдәге вертолетлар заводы үзгәрде һәм тагын да яхшырды.
Евгений Дитрих үз чиратында завод коллективына заказларны вакытында һәм сыйфатлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Шундый заманча һәм тиз машиналар вакытында югары сыйфатлы җитештерелә», - диде ул.
Вертолетларның характеристикасына килгәндә, очып китү массасы 13 тонна, ә максималь тизлеге 250 км/сәг. Очу ераклыгы 715 километрга җитәргә мөмкин, шул ук вакытта вертолет берьюлы 25 кешене (3 экипаж әгъзасы) сыйдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз