Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Цивилев «Энергопром-2026» күргәзмәсен карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Сергей Цивилев «Энергопром-2026» халыкара электр энергетикасы форумы күргәзмәсен карады. Экспозиция «Казан Экспо» күргәзмә комплексы павильоннарының берсендә урнашкан.
Цивилев форумны ачып җибәргәндә билгеләп үткәнчә, быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 100дән артык төрле компания үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән.
Аерым алганда, җитештерүчеләр югары көчәнешле кабельләр, газ турбиналы җиһазлар, электр челтәрләрен модельләштерү һәм тиз торгызу технологияләре, шулай ук электр тапшыру линияләрен монтажлау өчен роботлаштырылган комплекслар күрсәтте.
Күргәзмәнең зур блогы аддитив технологияләргә багышланган – төрле җиһазлар өчен детальләр ясаудан алып инновацион төзелеш блокларын бастыруга кадәр.
«Икеләтә җиңүчеләр. Яшәү өчен яктылык. Хәтер вакыттан көчлерәк» дип исемләнгән аерым экспозиция Бөек Ватан сугышы елларында энергетика үсешенә багышланган.
Күргәзмәнең зур өлешен яңа кадрлар җәлеп итүгә багышладылар. Proskill мәйданчыгында студентлар үзләрен виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә төрле һөнәрләрдә сынап карый ала.
Моннан тыш, экспозициядә «КАМАЗ» һәм «ГАЗель» автомобильләренә интеграцияләнгән төрле энергия җайланмалары да күрсәтелде. Транспорт кластерында үзебезнең «Атом» электромобиле дә аерым урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз