Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Чернышенко «Киләчәк уеннары» турнирына әзерлек хакында фикер алышты
Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә туры килгән дөньяда беренче масштаблы вакыйга булачак. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелә торган турнир кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә ярашкан дөньяда беренче масштаблы вакыйга булачак. Казан «Киләчәк уеннары»н үткәрергә әзер – Татарстан башкаласында 10 фиджитал-ярыш узды инде. Тест уеннарында 48 илдән килгән 178 команда һәм 1200 кеше катнашты. 27 илдән 60тан артык кеше Уеннарга «Күзәтүче» программасы буенча килде», - дип белдерде вице-премьер.
Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары»на әзерлек расланган план нигезендә баруын билгеләп үтте. Быел спорт инфраструктурасының төрле объектларында 8 тест чарасы үткәрелгән. Әйтик, октябрь дәвамында фиджитал-баскетбол, фиджитал-футбол, фиджитал-MOBA кебек дисциплиналар буенча ярышлар узган. Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, турнирны популярлаштыру өчен «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Киләчәк уеннарына кадәр 100 көн» датасына багышланган чаралар оештыру күздә тотыла.
Казанда беренче турнир киләсе елның 23 февраль – 3 март көннәрендә узачак. РФ Президенты Владимир Путин XI «Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумының пленар утырышында дөньяның барлык почмакларындагы спортчылар һәм яшьләрне республика башкаласында узачак «Киләчәк уеннары»на чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз