Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Чернышенко Казанда төзелә торган Футболны үстерү үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанда Футболны үстерү үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды. Искәртәбез, Чернышенко Татарстан башкаласына эш сәфәренә килде.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа спорт үзәген балалар командалары өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә футбол буенча тренировкаларның тулы циклын формалаштыру өчен оештыралар.
Киләчәктә территориядә тагын өч уен кыры төзергә ниятлиләр: икесе – демонтажланган стадион урынында һәм берсе - ябык манежда. Сүз уңаеннан, манежны 2025 елның язында төзеп бетерергә телиләр.
Тагын спортчы кызлар өчен хатын-кызлар корпусы төзи башлаганнар. Беренче катта чишенү бүлмәләре, тернәкләнү зонасы, судьялар бүлмәләре, медкабинетлар, допинг-контроль зонасы, матбугат конференцияләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эше өчен заллар булачак. Икенче катны торак бүлмәләр өчен бирәчәкләр, ягъни анда 28 номерда 76 кеше яши ала. Объектны 2027 елда тапшырырга планлаштыралар.
2027 елда ук яңа универсаль спорт комплексын тапшырырга телиләр, анда футболчылар яши, тернәкләнә һәм күнегүләр ясый алачак. Проект буенча 67 кешегә 40 торак номер планлаштырылган.
Базаның иске һәм яңа корпуслары, шулай ук хатын-кызлар корпусы җир өсте галерея-кичүләр белән тоташтырылачак, ул тулы кыйммәтле заманча спорт комплексын барлыкка китерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз