Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Чемезов Татарстан һәм «Ростех»ның уртак проектларының юл картасын имзалады
Казанда Татарстан Республикасы белән «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы узды. Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» генераль директоры Сергей Чемезов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фикер алышуның төп темалары вертолет төзелешен үстерү, гражданлык самолетларын җитештерү планнары, шулай ук җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә багышланды. Предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү һәм оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларына аерым игътибар бирелде.
Утырыш нәтиҗәсендә яклар 2025-2026 елларга планлаштырылган уртак чараларның юл картасын имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз