news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чемезов санкция шартларында тотрыклы базада ясалган «КАМАЗ»ларны карады

Чаллыда бүген «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов җитәкчелегендә Директорлар советы әгъзалары катнашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов автозаводның фәнни-техник үзәген, шулай ук биредә җитештерелә торган йөк машиналарының үрнәкләрен, шул исәптән санкция шартларында тотрыклы яңа компонент базасында җитештерелгән автомобильләрне карап чыкты. Машиналарның характеристикалары белән танышканнан соң, кунаклар руль артына утырып, аларның йөреш (ходовой) сыйфатларын да бәяләде.

Утырышта компаниянең финанс-хуҗалык базасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге чакыруларга карамастан, КАМАЗ Россия җитәкчелеге куйган бурычларны хәл итә ала.

«Бу импортны алыштыру, модельләр рәтен киңәйтү, пилотсыз техниканы үстерү мәсьәләләре. КАМАЗ производствоның перспектив юнәлешләрен уңышлы үстерә», - дип санап чыкты ул.

Ул яңа продукцияне эшләү предприятие хезмәткәрләреннән яңа компетенцияләр һәм квалификацияләр таләп итүенә игътибар итте. Мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә яки республиканы гына җәлеп итеп хәл итү кыен булачак - махсус дәүләт программасын булдырырга кирәк.

Быел Чаллыда автозавод төзелеше башланганга 55 ел була, дип дәвам итте Миңнеханов. Бу истәлекле көнгә багышланган бәйрәм чаралары әзерләргә кирәк.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Чемезов предприятие хезмәткәрләренә Татарстан, Ростех һәм Россия Машина төзүчеләр берлегеннән бүләкләр тапшырды.

Аннары кунаклар «Наиком Арена» техник спорт төрләре стадионын да бәяләде, анда бүген Россия мотокросс чемпионаты башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100