news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Чемезов Казан авиатөзелеш предприятиеләрен яңарту турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Чемезов Казан авиатөзелеш предприятиеләрен яңарту турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ростех» генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты. Очрашу Рәиснең Мәскәүгә эш сәфәре вакытында узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Дәүләт корпорациясе структурасына кергән предприятиеләрнең арадаш эш нәтиҗәләре, Татарстан Хөкүмәтенең «Ростех» дәүләт корпорациясе белән уртак эше турында фикер алыштылар. Миңнеханов һәм Чемезов Татарстан башкаласында эшләп килүче авиатөзелеш предприятиеләрен модернизацияләүгә һәм техник яктан яңадан коралландыруга аерым тукталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot