news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Бруссер Татарстанда юл төзү һәм инвестиция проектлары турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Бруссер Татарстанда юл төзү һәм инвестиция проектлары турында фикер алышты
Фото: © rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк»ның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашты. Алар республика территориясендә инвестицион проектлар, шул исәптән автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте искә төшергәнчә, Миңнеханов белән Бруссерның алдагы очрашуы Көнчыгыш икътисади форумында узган иде. Ул вакытта банкның Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында инфраструктура проектларын финанслауда катнашуы турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100