Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Бохара өлкәсе хокиме Үзбәкстандагы яңа сәнәгать паркы хакында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән очрашты. «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркының перспективалары фикер алышуда төп тема булды, дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Һичшиксез, берничә илдә булырга һәм мәйданчыкны тәкъдим итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм булачак предприятиеләр өчен кадрлар әзерләнәчәк уку йорты булдыруның әһәмиятен аерым билгеләп үтте.
Бохара өлкәсе хокиме проектка игътибар күрсәткәне өчен ТР Рәисенә рәхмәт белдерде, барлык күрсәтмә һәм тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын әйтте.
«Бохара өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерүгә шатбыз. Бохара – дөньяның тарихи һәм мәдәни энҗесе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть һәм газ, компрессор, суыткыч җиһазлары китерүдә хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук автомобиль шиннары, хәләл продукция белән тәэмин итүгә карата кызыксынуның зур булуын билгеләп үтте.
«Безнең республика инвестиция, инновацияләр өчен ачык һәм чит ил компанияләре базарына чыгу ноктасы булып тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде. Ул яңа сәнәгать паркы мәйданчыгында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз