Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Арипов Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Россия төбәге һәм Үзәк Азия иле арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әңгәмә башында Рөстәм Миңнеханов ике дәүләтнең лидерлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзияевның Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген төзүдә яхшы мөнәсәбәтләренең ролен билгеләп үтте.
«Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
Үзбәкстанда берничә уртак проект гамәлгә ашырылды. Бу, аерым алганда, «Чирчик» һәм «Җизак» технопарклары, Казан федераль университетының Җизактагы филиалы.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, 2022 елда Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше үсеш күрсәтте һәм 290 млн доллардан артып китте. Агымдагы елның беренче яртысы шулай ук үсеш күрсәтә – 30 процентка.
Үз чиратында, Абдулла Арипов Рөстәм Миңнехановка Татарстанда Үзбәкстан делегациясенә оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз