Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Азәрбайҗан Президентының махсус вәкиле белән уртак проектлар турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Президентының Җәбраил, Гобәдле һәм Зангилан районнарындагы махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаджиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен бу эшлекле элемтәләрне дәвам итү һәм Россия - Азәрбайҗан мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү кысаларында мөһим», – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе үзенең Азәрбайҗанга сәфәре һәм Җәбраил, Гобәдле һәм Зангилан районнары үсешенең темплары белән ничек тәэсирләнүе турында сөйләде.
Алар уртак проектлар турында фикер алыштылар, башка актуаль темаларга да кагылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз