news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Аксютин Татарстан һәм «Газпром» проектлары турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Аксютин Татарстан һәм «Газпром» проектлары турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кырларында идарә рәисе урынбасары – «Газпром» ның перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән «Казанькомпрессормаш» предприятиесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Очрашу барышында ГМС төркеме вәкилләре шулай ук агымдагы проектларның барышы турында мәгълүмат бирделәр һәм компания киләчәктә аларны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер булган яңа инициативалар турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot