news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Гыйльметдиновны «ТР алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде. Шул хактагы указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Документ буенча Гыйльметдинов «милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен» билгеләп үтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot