news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов гвардия капитаны Айнур Сафиуллинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гвардия капитаны Айнур Сафиуллинны Россия Федерациясе Герое исеме белән котлады.

«Сез катлаулы, әмма бик затлы һәм мөһим һөнәр сайладыгыз. Һәм сезгә бирелгән Россия Герое исеме сезнең чын Ватанны саклаучы, үз чакыруыгызга һәм хезмәт бурычыгызга, какшамас сугышчан туганлыгыгызга һәм туган илегезгә тугры батыр хәрби булуыгызның ачык дәлиле булып тора», — диелә телеграммада.

ТР җитәкчесе татар халкының лаеклы улы белән горурлануын ассызыклады. Ул геройның әти-әнисенә аерым рәхмәт белдерде.

Ахырда ул Айнур Сафиуллинга нык сәламәтлек, рух көче һәм туган илебез даны өчен яңа казанышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100