Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Гостев белән Татарстанның җинаять-төзәтү системасы хакында фикер алышты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Алар Татарстан Республикасының җинаять-төзәтү системасы, элекке хөкем ителүчеләрне социаль адаптацияләүнең мөһимлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Узган ел Россия Юстиция министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм Татарстан Хөкүмәте арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру әңгәмәнең тагын бер темасы булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, өч яклы килешү 2030 елга кадәрге чорга РФ җинаять-төзәтү системасын үстерү Концепциясе нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеккә, Россия Юстиция министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм Татарстан Хөкүмәте арасындагы үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз