Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов гомерен урман хуҗалыгына багышлаган әтисе турында искә төшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урман хезмәткәрләре көне алдыннан социаль челтәрләрдәге битләрендә гомерен урман хуҗалыгына багышлаган әтисе Нургали Миңнеханов (1930-2001) турында искә төшерде.
«Бу көн минем өчен аеруча әһәмиятле. Әтием үз гомерен урман хуҗалыгы тармагына багышлады. Ул кечкенәдән үк мине табигатьне яратырга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтте. Барлык урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә фидакарь эшләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм мактаулы!» - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан урман хуҗалыкларына яңа техника тапшыруда катнашты. Россиядә Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Нургали Миңнеханов урман тармагында 1954 елдан алып эшли. 1962 елда Саба урман хуҗалыгын җитәкли, 1963 елда Саба урман сәнәгате хуҗалыгының директоры була һәм 1990 елда пенсиягә чыкканчы шунда җитәкчелек итә. Шуннан соң ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы урман сәнәгате хуҗалыгының алдынгы тәҗрибә мәктәбе җитәкчесе була.
Нургали Миңнеханов җитәкчелегендә леспромхоз коллективы алты тапкыр КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә, ә предприятие үзе СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Бөтенсоюз мактау тактасына кертелә.
Нургали Миңнеханов – ТАССРның атказанган урманчысы (1978) һәм РСФСРның атказанган урманчысы (1991). Үлгәннән соң, 2003 елда, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе белән билгеләп үтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз