news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов гидрофлай буенча Россия чемпионнары куйган рекордка игътибар итте

Кичә Мәскәүдә гидрофлай буенча Россия чемпионнары дөнья рекорды куйды, алар су өстендә Россиянең иң зур флагын күтәрде. Моңа үзенең социаль челтәрләрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте.

«Гидрофлай буенча ил чемпионнары бүген дөнья рекордын куйды. Су өстендә Россиянең иң зур флагын күтәрделәр. Булдыралар», - дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы блогында һәм видео белән дә уртаклашкан.

Рекорд «Музеон» сәнгать паркында һәм Крымск яр буенда оештырылган «Ике елга» фестивале кысаларында куелган.

Гидрофлай яки гидрофлайт (Hydroflight) – экстремаль активлык төре, анда атлетлар махсус җиһазлар ярдәмендә катлаулы траектория буенча хәрәкәт итә, бер, ике яки берничә су агымының реактив көчен куллана.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot