news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Газпромбанк рәисе урынбасары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

Миңнеханов Газпромбанк рәисе урынбасары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Х Көнчыгыш икътисади форум кырларында «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар Татарстан белән «Газпромбанк» АҖнең перспектив юнәлешләр буенча хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Көнчыгыш икътисади форум-2025 пленар утырышында катнашты. Анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Көнчыгыш икътисади форумы унынчы тапкыр уза. Бу юлы чарада 70 ил вәкилләре катнаша – Кытай һәм Вьетнамнан алып Малайзия һәм Таиландка кадәр. Көнчыгыш икътисади форумы якынча 4,5 мең кешене җыйган. Көн тәртибе үзәгенә заманча технологияләр кертү, инфраструктураны үстерү, яңа логистик маршрутлар булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү куелган.

Татарстанны Көнчыгыш икътисади форумында зур делегация тәкъдим итә, ул төбәкнең потенциалын күрсәтергә тиеш. Делегация составына Татарстанның икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре керде. Сүз ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot