Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Газманов проекты турында: Шундый зур чараларны кабул итә алуыбызга шатбыз
Шундый масштаблы чараларны кабул итә алуыбызга шатбыз, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Родники.Дети» җыр бәйгесе финалы вакытында. Чара Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында уза.
«Сезне Татарстан Республикасында ихлас күңелдән сәламлибез. Олег Михайлович [Газманов], бездә уза торган шундый матур бәйрәм өчен зур рәхмәт. Һәм әлеге конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Балалар - безнең киләчәгебез», - диде ТР Рәисе җыелган тамашачыларга.
Миңнеханов конкурсантларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Һәм проектта катнашучыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында үз сәләтләрен күрсәтүләрен билгеләп үтте.
«Олег Михайловичның җырлары патриотизмы белән аерылып тора. Ул үз артыннан күпсанлы яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә ияртеп алып бара. Безнең һәрберебез үз авылы, шәһәре, республикасы һәм тулаем алганда илебезнең патриоты булырга тиеш», - дип искәртте Миңнеханов.
«Родники.Дети» бәйгесе Олег Газмановның «Родники» илкүләм проектының бер өлеше, ул өч ел эчендә Россиянең барлык төбәкләреннән 100 меңнән артык катнашучыны җыйган. Конкурста Россия, Ватанга мәхәббәт, илебезнең иң яхшы кешеләре, аны саклаучыларга багышланган җыр авторлары һәм башкаручылар катнаша.
Быел бәгенең финалы Казанда уза. Анда Россиянең һәм Белоруссиянең 22 төбәгеннән 29 яшь музыкант катнаша. Татарстанны «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз