news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Газа секторында зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты

Миңнеханов Газа секторында зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

«Зыян күрүчеләр арасында балалар саны күп булуга татарстанлылар борчылу сәбәпле, республика Рәисе предприятиеләрне, шулай ук Татарстан халкын гуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга чакыра», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Җаваплы зат итеп Министрлар Кабинетында социаль блок кураторы, вице-премьер Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Республика хөкүмәте хәзер кирәкле товарлар һәм азык-төлек исемлеге, аларны җыю урыны мәсьәләләрен карый. Бу мәгълүмат өстәмә рәвештә җиткереләчәк.

  • 7 октябрьдә ХАМАС ракета һөҗүменнән соң Израиль территориясенә бәреп керде, тыныч халыкны үтерә һәм тоткыннар ала башлады. Израиль хакимияте сугыш халәтенә күчү турында игълан итте. 11 октябрьдә «Россия энергетика атналыгы» форумының пленар утырышында чыгышында, Россия Президенты Владимир Путин ике якны да конфликтка тыныч гражданнарны, шул исәптән хатын-кызларны һәм балаларны җәлеп итмәскә чакырды. Соңрак ул конфликтны бәйсез Палестина дәүләте оештыру юлы белән генә тәмамларга мөмкин булуын ассызыклады, дип яза «Татар-информ».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100