news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Гарәп дәүләтләре лигасы вәкиллеге башлыгы белән сөйләшүләр үткәрде

Миңнеханов Гарәп дәүләтләре лигасы вәкиллеге башлыгы белән сөйләшүләр үткәрде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гарәп дәүләтләре лигасы вәкиллеге башлыгы Вәлид Хәмид Шилтаг белән очрашты, ул Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче статусына ия. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшүләр Казан Кремлендә KazanForum 16нчы халыкара икътисади форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка республикага сәфәре һәм форум чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Безнең форум елдан-ел кызыклырак һәм баерак була бара. Сезнең анда катнашуыгыз һәм Татарстанда булуыгыз файдалы һәм нәтиҗәле булыр», - диде ул.

ТР Рәисе ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Аерым алганда, республика Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Миңнеханов сүзләренчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр белән товар әйләнеше 8 млрд долларга җиткән.

Татарстан башлыгы шулай ук Гарәп дәүләтләре лигасы белән хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләде. «Безнең гарәп илләреннән партнерларга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар», - дип белдерде ул.

Алар сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү, ислам финанслары, хәләл индустрия, шулай ук гуманитар һәм дини проектлар өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100