news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең мәктәптә белем бирү буенча оешма җитәкчесе белән очрашты

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең мәктәптә белем бирү буенча оешма җитәкчесе белән очрашты
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре буенча оешма генераль директоры Мөхәммәт Әл-Касыйм белән очрашты. Очрашу мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары  өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә зур рәхмәтемне ирештерүегезне сорыйм. Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышлар киңәя», — диде ТР Рәисе очрашуда.

Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында даими катнашуын, һәм багланышларны үстерүдә, шул исәптән, мәгариф өлкәсендә дә, илнең иң кызыктыргыч партнерларның берсе булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills хәрәкәтенә аерым тукталды, чемпионат Абу-Дабида узган 2017 елда Татарстанның читләр тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны чараны Казанда оештырганда куллану мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.

Мөхәммәт Әл-Касыйм форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын, шулай ук республиканың мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеген билгеләп үтте.

«Мәгарифкә багышланган бүгенге форум безгә Татарстанда экосистеманы өйрәнергә мөмкинлек бирде. Без 4 мәктәптә булдык, балаларга белем бирүдә нинди мөмкинлекләр тудырылуын күреп, бик сокландык», — дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100