news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә ачылган форумда Конго Республикасы Президентын сәламләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида башланган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Халыкара инвестиция форумында (AIMCongress 2025) Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессоны сәламләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналда хәбәр итте.

Ул шул хакта видео урнаштырган һәм: «Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Халыкара инвестиция форумының пленар утырышы кулуарларында Рөстәм Миңнеханов Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессоны сәламли», - дип язган.

Конго Республикасы лидеры Казанга узган елның октябрендә уналтынчы БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килгән иде.

AIMCongress 2025 форумы быелның 7-9 апрелендә Абу-Дабида уза. Әлеге форум - Якын Көнчыгыштагы иң зур инвестиция платформасы. Чара «Глобаль инвестицияләрнең киләчәген билгеләү: дөньяның баланслы яңа төзелеше юлында инвестицион ландшафтны глобальләштерүнең яңа дулкыны» дигән темага үтә.

Татарстан форумда аңа 2015 елда нигез салынганнан бирле катнаша. Кичә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бән Әхмәд Әл-Зәйуди белән очрашты.

t.me/galimovatatarstan видеосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100