news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре туроператоры белән туристик потенциал турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәре кысаларында Al Rais Group башкаручы директоры Мөхәммәд Джассим Әл-Рәис җитәкчелегендәге Al Rais туроператоры вәкилләре белән очрашты. Очрашу ел саен үткәрелә торган AIM Global 2023 инвестиция форумы кырында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар республиканың туристик потенциалы турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында үсеш ала торган Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы багланышларны югары бәяли. «Сезнең ил - Россиянең Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим, ышанычлы партнеры. Сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар, фәнни-техник хезмәттәшлек үсә. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша», - диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук Al Rais туроператорына югары бәя бирде, аны дөньяның төрле илләренә эшлекле сәяхәтләр өчен инновацион һәм нәтиҗәле карарлар тәкъдим итүче агентлыкларның зур челтәре бренды дип атады.

«Безнең республика югары туристик-рекреацион потенциалга ия, аның территориясендә милли, мәдәни һәм тарихи мирас объектлары тупланган. Бездә зур икътисади, спорт һәм мәдәни вакыйгалар уза. Без туризм индустриясен һәм кунакчыллыкны республикабыз икътисады үсешенең мөһим юнәлеше буларак карыйбыз. Татарстанның тарихи урыннары төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрендә кызыксыну уята», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, узган ел гарәп блогерлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Татарстанга мәгълүмати тур оештырылды. Декабрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә республиканың туристлык потенциалы презентациясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100