Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Гарәп Әмирлекләре Татарстанда көчле инновацион базалы партнерлар таба ала
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Озак вакытлы үсеш архитектурасы: Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлегенең яңа офыклары» бизнес-форумы пленар сессиясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Беренче Россия-Әмирлек бизнес-форумын Россия-Әмирлек эшлекле советы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Росконгресс» фонды белән берлектә уздыра.
Форумда технологик хезмәттәшлек трендлары турында фикер алышалар. Аерым алганда, сүз реаль секторда куллану өчен нинди технологияләр иң зур потенциалга ия булуы турында бара.
Моннан тыш, махсуслаштырылган сессиядә РФ һәм БГӘ вәкилләре инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәчәк.
Панель сессия модераторының соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның БГӘ белән озак вакытлы партнерлык өчен конкурентлы өстенлекләре турында сөйләде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Татарстан Россия субъектларының инвестицион климаты торышының илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда тора. Безнең республикада куәтле инвестицион һәм инновацион инфраструктура булдырылган. Бу төрле дәрәҗәдәге һәм төрле билгеләнештәге бик күп мәйданчыклар», - дип ассызыклады ул.
Республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе яхшы үсеш динамикасы күрсәткән төп тармакларны санап үтте: нефть эшкәртү һәм нефть химиясе юнәлеше; автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерү; машина төзелеше.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Татарстанда көчле тармак һәм инновацион базасы булган партнерлар таба ала, дип ассызыклады Миңнеханов. Республика исә, үз чиратында, яңа инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм яңа базарларга чыга алачак. Бу үзара файдалы хезмәттәшлек булачак, дип өстәде ул.
Республика җитәкчесе бу мәсьәләдә Татарстанның тагын бер мөһим өстенлеге буларак партнерлык финанславы булуны атады. Татарстан – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча пилот төбәк.
«Бүген безнең базарда ислам финанславының барлык төп продуктлары бар. Аларны безнең республиканың Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешмада (AAOIFI) сертификация узган белгечләре булдырды. Тиздән Татарстанда AAOIFI вәкиллеген ачу планлштырыла», - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз