Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре бизнесына уртак проектлар булдырганда ярдәм вәгъдә итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Рәисе бизнесменнарга Казанга килүләре һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – якын партнерлар. Татарстан Россия белән Әмирлекләр арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша», - дип ышандырды ул.
Татарстан Ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара элемтәләргә зур әһәмият бирә, дип билгеләп үтте шулай ук Миңнеханов. Татарстан Республикасы – Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча пилот төбәк, республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла, дип искәртте Рәис.
«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – социаль-икътисади элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Безнең товар әйләнеше арта. Былтыр үзара сәүдә узган ел белән чагыштырганда алты мәртәбәгә артты һәм 434 миллион булды», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек үсүен дә искәртте. «Безнең өчен сезнең ил белән уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү кызыклы, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», — дип йомгаклады ТР Рәисе.
Моңарчы бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан һәм Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чёшту белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз