news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Галактионова белән Татарстанда элемтә һәм интернетны үстерү хакында сөйләште

Миңнеханов Галактионова белән Татарстанда элемтә һәм интернетны үстерү хакында сөйләште
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МТС» ГАҖ генераль директоры һәм идарә рәисе Инеса Галактионова белән Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Татарстанда МТС абонентларының саны 2 миллионга якынлаша. Бу - базарның якынча 33 проценты. Күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Миңнеханов.

Соңгы 5 елда МТС Татарстанда элемтә челтәрен үстерүгә 6,9 миллиард сум инвестицияләгән.

«Авыл җирендә цифрлы тигезсезлекне бетерү безнең өчен аеруча мөһим. Сезнең компания дә әлеге проектка кушылды һәм авыл торак пунктларына керә башлады», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Узган ел МТС республиканың 95 авылын элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин иткән. Очрашуда Татарстан Республикасында 700 база мобиль элемтә станциясе урнаштыру, М7 һәм М12 федераль трассаларында станцияләр төзү буенча МТС планнарын гамәлгә ашыру һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Импортны алмаштыру эшчәнлеге кысаларында «МТС» компаниясе Татарстанда беренче тапкыр үзебездә җитештерелгән сигез база станциясе урнаштырды. Компания шулай ук агросәнәгать комплексын цифрлаштыру проектларын актив рәвештә гамәлгә ашыра, үзебездә җитештерелгән җиһазлар белән тәэмин итә һәм аларның эшен җайга сала, пассажирлар йөртү предприятиеләренең хәрәкәттәге составын кондукторсыз түләү системасы, видеокүзәтү һәм пассажирлар агымын исәпләү җиһазлары белән тәэмин итә.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot