news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Фоат Зиннуровны «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуровка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырды. Шул турыдагы указ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.

Полиция генерал-майоры дәүләт бүләге белән «республикада физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен» билгеләп үтелде.

Фоат Зиннуров Эчке эшләр органнарында 1984 елда, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң эшли башлаган. 1999 елда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының кадрлар һәм тәрбия эше идарәсе җитәкчесе, 2004 елда эчке эшләр министры урынбасары – Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар идарәсе җитәкчесе, 2008 елдан башлап Казан юридик институты җитәкчесе вазифасында була.

Рөстәм Миңнехановның биш ветеранны һәм тыл хезмәтчәннәрен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре белән бүләкләвен, ике «динамовчыга» Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исемен бирүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100