Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Финал» фильмын карады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Финал» фильмын премьера алдыннан күрсәтүдә булды. Фильм Россиянең волейбол буенча җыелма командасының 2012 елгы Олимпия уеннарындагы триумфы турында сөйли. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итә.
Кинотасма тренер Владимир Алекно җитәкчелегендәге команданың Россиягә әлеге спорт төрендәге беренче Олимпия алтынын китергән тарихи җиңүенә багышланган.
Фильм идеясенең авторы – Ирек Богоуславский. Залда, Рөстәм Миңнехановтан тыш, вакыйгаларның төп геройлары – тренер Владимир Алекно һәм аның командасы, 2012 елгы Олимпия чемпионнары да бар иде.
«Финал» фильмын тамашачылар көчле алкышлар белән лаеклы бәяләде. Ул Россия җыелма командасының бөек казанышы турында якты тәэсирләр калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз