news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Фәннән башка нефть-газ тармагын үстерү мөмкин түгел

Миңнеханов: Фәннән башка нефть-газ тармагын үстерү мөмкин түгел
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты - 2026 кысаларында пленар дискуссиядә катнашты. Чара Әлмәттә Югары нефть мәктәбе территориясендә узды. Модераторы - «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дискуссиядә шулай ук «Глобаль энергия» премиясен бирү буенча халыкара комитет рәисе, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Рае Квон Чунг катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда дәүләт, бизнес һәм фәнни бергәлекнең нәтиҗәле синергиясе - энергетика лидерлыгының мөһим шарты.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт озак вакытлы өстенлекләр бирә һәм үсеш өчен кирәкле шартлар тудыра, галимнәр яңа белемнәр һәм алга киткән технологияләр тудыра, ә бизнесның бурычы - аларны оператив гамәлгә кертү. Ул шулай ук нефть-газ химиясе комплексының Татарстан икътисадының төп тармагы һәм социаль-икътисади үсешнең этәргеч көче булуын ассызыклады.

«Без бүген фәнсез алга хәрәкәт итү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Безнең дискуссия Югары нефть мәктәбендә уза. Биредә алдынгы инфраструктура: лабораторияләр, уку киңлекләре, иң яхшы җайланмалар. Бу - заманча кампус һәм нефть сәнәгате өчен инновацион идеяләр тудыру урыны», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Республиканың югары уку йортлары базасындагы алдынгы инженерлык мәктәпләре яңа буын инженерлар әзерләү драйверларына әверелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot