news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Рәисе эшмәкәрләргә: Республика җитәкчелеге сезнең идеяләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә

Татарстан хакимияте республикада эшмәкәрлек мохитен үстерүгә уңайлы климат формалаштыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан бизнес-бергәлек белән очрашуда хәбәр итте.

«Эшмәкәр - ул һәрвакыт эзләүче, иҗат итүче кеше. Республика җитәкчелеге сезнең инициативаларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыруга һәрвакыт ярдәм итәчәк, дип ышандырам. Эшмәкәрләр һәрвакыт халкыбызның инициативалы һәм актив өлеше булды. Глобаль үзгәрешләр чорында сез нык булдыгыз, эш урыннарын сакладыгыз. Шуның белән сез социаль тотрыклылыкны саклауга зур өлеш керттегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада эшмәкәрлек инициативасын үстерү буенча эзлекле эш алып барыла, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары (ташламалы кредитлар һәм субсидияләр, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә грант ярдәме программалары, үз эшеңне үстерү буенча бушлай хезмәтләр) комплексы гамәлгә ашырыла, дип аныклады Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100