news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Эрдоганга Төркия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү планнары турында әйтте

Миңнеханов Эрдоганга Төркия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү планнары турында әйтте
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Ибн Халдун Университеты Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген барлык дәрәҗәләрдә дә багланышлар Россия белән Төркия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне үстерүгә һәрвакыт яхшы этәргеч бирә. Ул шулай ук Билал Эрдоганга Казан глобаль яшьләр саммитында – «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) Яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасының төп вакыйгасында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өчен Казанның ИХО яшьләр башкаласы статусын алуы зур мәртәбә. Бу – безнең өчен ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, фикер алышу, яшьләрнең социаль, икътисади һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек», – диде Миңнеханов. Шулай ук ул 15 декабрьдә «Казан – ИХО яшьләр башкаласы» саммитын ябу тантанасының ахыргы этабы булачагын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу ел - безнең ил мөселманнары өчен аеруча әһәмиятле ел. Чөнки Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы киң билгеләп үтелде. Илебез Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен, анда төрле мөселман илләреннән абруйлы һәм хөрмәтле кешеләр керүен искәртте ул. Анда Төркия Республикасының да ике вәкиле - парламент депутаты Яшәр Якыш һәм Президент каршындагы Иминлек һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы Исмаил Сафи кергән.

«Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлеге үсешенә зур әһәмият бирелә. Хәзерге вазгыятькә карамастан, Татарстанда 10 зур төрек заводы эшләвен дәвам итә», – диде Миңнеханов. Узган ел товар әйләнеше, 2020 елга караганда, 1,5 тапкырдан артык үсеш күрсәткән. Моннан тыш, Төркия Республикасы компанияләре Татарстанга якынча 2 млрд доллар инвестиция керткән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшләүче Төркия компанияләрен - «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам», «Тракья Гласс», «Шишеджам» – «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «Колуман» һәм башкаларны атады.

«Бүген безнең берничә проектыбыз бар, аларны гамәлгә ашыра башладык, шулай ук Төркия базарында катнашуны үстерү буенча зур планнар бар», – диде Рөстәм Миңнеханов. Мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Төркия югары уку йортлары белән Казан федераль университеты хезмәттәшлек итүен искәртте. 

Билал Эрдоган шулай ук уртак тикшеренүләр һәм проектлар буенча хезмәттәшлек итү өчен дөньяның төрле илләрендәге университетлар белән килешүләр төзү эше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия делегациясе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашуга бик шат булган.

«Бу кызыклы һәм бик әһәмиятле чаралар һәм вакыйгалар иде. Мин, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, милләтара һәм дәүләтара алмашуларның әһәмиятен һәм мөһимлеген аңлыйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100