Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ерастова белән Татарстанда бию спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Надежда Ерастова белән очрашты.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар республикада әлеге спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышкан. Бүгенге көндә Татарстанда бию спорты белән 420 кеше, брейкинг белән 500 кеше, акробатик рок-н-ролл белән 570 кеше шөгыльләнә. Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә күпсанлы клублар эшли.
Моннан тыш, Миңнеханов белән Ерастова спортта сәләтле балаларга ярдәм итү өлкәсендә проектлар гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз