news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Елга транспортында пассажирлар йөртүне 500 мең кешегә җиткерергә ниятлибез

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россиянең эчке су юллары буйлап тиз йөрешле транспортта пассажирлар ташуның торышы һәм аны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ транспорт министры Виталий Савельев үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

«Безнең өчен су транспортын үстерү темасы – мөһим мәсьәлә. Татарстанда эчке су юлларының озынлыгы 1057 километр тәшкил итә. Без социаль әһәмияткә ия елга пассажир маршрутларын (бездә ун маршрут бар) саклап калдык», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген без әлеге юнәлешне үстерәбез, яңа причаллар төзибез, шулай ук булган причал инфраструктурасын реконструкцияләү программасы да гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге флотка ремонт үткәрелә, барлык корабларның да төзеклеген тикшердек», - диде ул.

Моннан тыш, быел Татарстанда Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында төзелгән өч судно сатып алынган. Алар – ике тиз йөрешле «Метеор-2020» («Михаил Девятаев» һәм «Муса Җәлил»), шулай ук А217−1 судносы.

«Безнең планнар мондый – 2025 елда елга транспортында пассажирлар йөртүне 500 мең кешегә җиткерү», - дип өстәде ТР Рәисе. Ул шулай ук «Бөек Идел юлы» проектын искә алды һәм Татарстан башка төбәкләр белән елга элемтәсен үстерергә әзер дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100