Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов электрон мактау тактасы турында: Хезмәт кешесе абруйда булырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевск районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын булдыруны шәрехләде.
«Бу – бик дөрес. Хезмәт кешесе – ул авторитетта булырга тиеш. Югыйсә бездә спортчылар, артистлар... Мин каршы түгел. Әмма иң мөһиме – хезмәт кешесе. Безне кем ашата?» – диде республика җитәкчесе.
«Хәтта сез дә күз алдына китерегез: торак-коммуналь хуҗалык, юл хуҗалыгы. Шуңа күрә бу юнәлешне хупларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда Электрон мактау тактасы кичә генә эшли башлады. Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән (шул исәптән – ТР рәисе булган Алексеевск районыннан 89 алдынгы). Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз