Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов электр самокатларын юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч дип атады
Шәһәр урамнарындагы электр самокатлары анда йөрүчегә дә, тирә-юньдәге барлык кешеләр өчен дә куркыныч тудыра. Бу хакта «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән аралашканда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Теләсә нинди транспорт чарасы, шул исәптән электр самокатлары, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән регламентланган булырга тиеш. Кызганычка, аларда йөрүче яшүсмерләр үзләре җәрәхәтләр ала, ә тагын – тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра. Мин урамнарда электр самокатларына бик тискәре карыйм, аларга шәһәр үзәгендә йөрергә рөхсәт итү бик зур хата булды, анда кеше күп йөри. Йөрер өчен махсус урын булырга тиеш», – дип канәгатьсезлек белдерде Миңнеханов.
Ул яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен электр самокатлары урынына велосипед сайларга чакырды.
Хәрәкәтне булдыру турындагы карарны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы карарга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз