news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Элек күзәтчелек органы килсә, син гаепле инде, әмма бүген барысы да башкача

Үсәргә, инвесторларны һәм инвестицияләрне җәлеп итәргә теләгән һәр ил законның прокуратура контрольдә тота торган системалы эшен булдырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Генераль прокуратурасының панель дискуссиясендә белдерде.

«Инвестицион җәлеп итүчәнлекне бәяләү критерийларының берсе - административ басым. Нәрсәдер өстеннән күзәтә торган дәүләт учреждениесе бар икән, менә бу пресс башлана. Әгәр элек күзәтчелек органы килсә, син гаепле инде, эшмәкәр аклана башлый. Бүген исә бу эш бөтенләй башкача корылган», - диде Миңнеханов. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Һәр илдә предприятиеләр һәм эшмәкәрләр белән эш төрле законнар буенча төзелгән, форум һәр катнашучыга үзенең иң яхшы эшләнмәләре һәм практикалары белән уртаклашырга, башка илләрдә охшаш проблемалар ничек хәл ителүен белергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.

Видео «Татмедиа» Телеграм-каналыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100