news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов территорияләрне үстерү өчен ел саен 250 млрд сум билгеләргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов территорияләрне комплекслы үстерүгә 2030 елга кадәр ел саен кимендә 250 млрд сум күләмендә акча билгеләргә тәкъдим итте. Бу турыда ул Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

«Территорияләрне комплекслы үстерү өчен инфраструктура менюсы буенча, 2030 елга кадәр, ел саен кимендә 250 млрд сум күләмендә финанс чаралары лимитларын алдан каравыгызны сорыйбыз. Шуның белән бергә кредит акчаларын кайтаруны тәэмин итү мәсьәләләре дә кала», – диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта техник тоташтыру өчен түләүне проектларны гамәлгә ашыручы төзүчеләрдән генә алу каралган, ә территорияне үстерү перспективалары исәпкә алынмый. Аның фикеренчә, төзелешнең барлык циклына егәрлек запасын исәпкә алып, тоташтырган өчен түләү хисабына инфраструктура төзү мөмкинлеген карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Россия җитәкчелегенә «Чиста су», «Иделне савыктыру» илкүләм проектлары буенча коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.

«Әмма бюджет акчаларын тоту кагыйдәләре шәхси милектәге объектларны модернизацияләүне финансларга мөмкинлек бирми. Дәүләт яки муниципаль милек өлеше 51 проценттан да ким булмаган шәхси оешмалар балансында булган объектларга да ярдәм итүнең әлеге чараларын карауны сорыйбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot