news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ел йомгаклары буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 5,6 трлн сумга җитәчәк

Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты агымдагы ел йомгаклары буенча 5,6 трлн сум күләмендә көтелә. Бу хакта республика Хөкүмәте бинасында узган уртак коллегия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бу узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк — якынча 102,4 процент. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 трлн сумга кадәр җитәр дип көтелә, үсеш темпы — 109 процент. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 107 процент үсеш белән 401 млрд сум тәшкил итә. Төзелеш күләме дә узган елдан бераз югарырак — 1 трлн сум», — дип өстәде ул.

Соңрак доклад белән РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республика территориясендә салым керемнәре 2025 елда 1,7 трлн сумнан артып китәчәк. Бу узган ел күрсәткеченнән 138 млрд сумга күбрәк.

«Хакимият һәм бизнесның үсешкә юнәлдерелгән эшчәнлеге, шулай ук федераль үзәк белән конструктив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш буенча төбәкләр рейтингында лидерларның берсе булып тора. Бу бюджет тотрыклылыгын сакларга гына түгел, ә салым керемнәрен дә арттырырга мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot