news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Ел ахырына кадәр Татарстан мәгариф өлкәсенә яңа цифрлы сервислар кертеләчәк

Ел ахырына кадәр Татарстанның мәгариф өлкәсенә яңа цифрлы сервислар кертү тәмамланачак. Бу эшне 1 гыйнварга кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Kazan Digital Week форумының пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Мәгариф өлкәсендә шәһәр һәм авыл мәктәпләренең белем бирү ресурсларына тигез керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен быел Мәскәү электрон мәктәбе базасында яңа сервислар кертеләчәк. Укыту, җиһазландыру бара, бу эшне 1 гыйнварга кадәр тәмамларга планлаштырабыз», — дип ассызыклады ул.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү дә дәвам итә. Соңгы ике елда барысы 36 мең данә таратылган.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы һәм инициативасы белән Россиядә «Цифрлы икътисад» милли проекты гамәлгә ашырыла. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, « Халыкара экспертлар фикеренчә, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру өлкәсендә Россия глобаль лидерларның берсе булып тора, дөньяда иң яхшылар унлыгына керә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100